Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе конференциясе башланды
Делегатлар узган биш елга нәтиҗә ясаячак һәм төбәк иҗтимагый оешмасының алдагы биш елга эш планын билгеләячәк.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Илшат Имангулов). Бүген Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясенең V хисап-сайлау конференциясе башланды. Республиканың 49 җирле милли-мәдәни автономиясе җитәкчеләре, совет әгъзалары һәм чакырылган кунаклар «Башкортостан» Дәүләт концерт залында җыела, калган делегатлар исә конференция эшендә онлайн-режимында катнаша.
Чарада катнашучылар Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясенең эшчәнлеге турында хисап докладын тыңлый һәм аның хакында фикер алышалар, уставка үзгәрешләр кертелә, оешманың җитәкче һәм башкарма органнарын сайлана, шулай ук алдагы биш елга эш планын расланачак.
Федераль татар иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеген Римма Үтәшева җитәкли. Аны 2009 елда узган III конференциядә Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе советы рәисе итеп сайладылар, 2014 елда ул кабат шушы вазифага билгеләнде.
Римма Әмир кызы һөнәре буенча – табиб-акушер. 1975 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң, ул 13 ел бала табу бүлегендә эшли. Аннары 20 ел Уфаның 4нче бала тудыру йортында баш табиб урынбасары була. Бүгенге көндә – Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз