news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар Тик-Токеры Rayni төрле шәһәрләрдә татарча биеп популярлык казанган

«Минем хыялым - безнең республика Президенты белән биеп карау», — ди Райнур.

Татар Тик-Токеры Rayni төрле шәһәрләрдә татарча биеп популярлык казанган

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Рената Садыкова). Tik-Tok челтәрендәге Rayni — Казан егете Райнур — татар биюләре белән дистә меңләгән караулар җыя.

Райнур үзенең каналында (@ rayni_rayni) һәр татарга да таныш халык көйләренә биеп видеолар төшерә.

«Минем беркайчан да биюләр белән шөгыльләнгәнем юк иде, ләкин, шуңа карамастан, мин бу шөгыльгә керештем», — ди Райнур. Шушы ысул белән аудиторияне тарту идеясе берничә ел элек барлыкка килгән. Ул башта Казанның төрле урыннарында татар көенә биеп танылмакчы булган. «Ләкин, кызганычка каршы, бу идея уңыш китермәде, контент ягыннан кешеләрдә зур кызыксыну уятмады», — диде ул.

Әмма караучыларның аз булуы Райнурга яңа баскычка күтәрелергә этәргеч биргән. Мәскәүдә төшерелгән видеоларның берсен ун меңгә якын кеше караган. Шуннан соң Райнур Tik-Tok челтәрендә татар көеләрнә төрле шәһәрләрдә биюләр төшерә. Аның Сеулдагы биюен 73 мең кеше караган.

Язылучылар: «Ура, без булдырабыз!», «Алга, татарлар!», «Сеул сине күреп шаккаткан, бер корея кызы телефонын да төшереп җибәрде», «Татарлар, безне көчле милләт иткән телебез, динебез бар, кыйблабыз югалмасын!», — дигән комментарийлар калдырганнар.

Райнур турында Mash Телеграм каналы да видеоролик төшергән. «Минем хыялым безнең республика Президенты белән биеп карау», — ди Райнур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100