news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара төрек-казах университеты Галимҗан Ибраһимовка багышланган җыен үткәрде

Татар-төрек галимәсе Чулпан Зариф-Четин татар әдибен татар һәм төрки дөнья үсешенә хезмәт иткән шәхес итеп танытты.

Халыкара төрек-казах университеты Галимҗан Ибраһимовка багышланган җыен үткәрде
Рушания Алтай

(Истанбул, 26 февраль, «Татар-информ», Рушания Алтай). Казахстанның Әхмәт Ясәви исемендәге төрек-казах университеты «Идел-Урал сөйләшүләре» җыенын Галимҗан Ибраһимовка багышлаган. Анда милләттәшебез, филология фәннәре галиме Чулпан Зариф-Четин чыгыш ясады.

Төркиянең «Кавказ» университеты Чордаш төрки телләр кафедрасында эшләүче Чулпан Зариф-Четин татар язучысын публицист, әдәбият һәм тел галиме, җәмәгать эшлеклесе буларак татар һәм төрки дөнья үсешенә хезмәт иткән әдип итеп танытты.

Галимә Галимҗан Ибраһимовның азәрбайҗан, төрекмән, казак, башкорт әдәбиятларына зур йогынтысы булуын, башкорт шагыйре Сәйфи Кудаш, төрекмән шагыйре Бәрди Кербабаевның аны остазлары итеп күрүләрен ассызыклады.

Ул башкорт язучысы Даут Юлтыйның Ибраһимовны башкорт совет әдәбиятына нигез салучы итеп бәяләгәнен, үзбәк, кыргыз, казак һәм башкорт язучылары тарафыннан ​​Ибраһимовның әдәби традицияләренең дәвам ителүен билгеләп үтте.

Төркиянең «Идел-Урал тикшеренүләре» журналы белән уртак оештырылган онлайн җыенда Чулпан Зариф-Четин Галимҗан Ибраһимовның башкорт теленең бөтен нечкәлекләрен, авазларын, диалектларын камил белүенә басым ясап, матбугатта башкорт телен яклап мәкаләләр бастыруын телгә китерде.

«Ибраһимов бөтен гомерен татар һәм башкорт халкы бәхете өчен көрәшкә багышлаган. Ул башкорт халкының уй-теләкләрен, өмет-хыялларын яхшы белгән, аның иҗатында бу ике кардәш халыкның тормышы чагыла. „Казах кызы“ әсәрендә ул казах халкын да бик якыннан тануын күрсәтте, әдәбият белгечләре аның бу әсәрен беренче татар тарихи романы дип бәялиләр», — дип сөйләде ул.

Чулпан Зариф-Четин Төркиядә Галимҗан Ибраһимовның совет чоры иҗатын таныту кирәклеген, тууына 135 ел тулу уңаеннан әдипнең кайбер әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп бастырырга әзерләнүен, 2016 елда — «Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә татар, башкорт һәм казах төркиләренең мәдәни кыйммәтләре» исемле монография, 2020 елда «Адәмнәр» әсәрен тәрҗемә итеп бастыруын әйтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100