news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәясәтче Руслан Айсин татарларга милли каһарманнар җитми дип белдерде

Тарихчы Дамир Исхаков исә, татарның бөек шәхесләре күп һәм алар беркайчан да югалмаячаклар дигән фикердә.

Сәясәтче Руслан Айсин татарларга милли каһарманнар җитми дип белдерде
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында баручы «Таяну ноктасы» тапшыруында татарның горурланырлык каһарманнары, иҗтимагый фикер лидерлары турында сүз алыштылар.

Руслан Айсин милли каһарманнар җитмәүгә басым ясады. «Каһарманнар җитми безгә. Җәлил, Кол Гали, Фатих Кәримнәр бар. Без аларны беләбез. Тик күп кенә кеше аларны да белми бит. Кеше шушы каһарманнарга, иҗтимагый фикер лидерларына карап, аларга копия ясарга тырыша. Ул бөтен кешедә дә — әзербәйҗанда да, казахларда да бар. Ә безнең шул Тукай инде», — диде ул.

«100 бөек мөселман татар кешесе дигән исемлек төзедек. Минемчә, татар булган бөек шәхесләр алар югалмыйлар һәм татарларны таныйлар. Миңа Рәшит Сюняев белән аралашырга туры килде. Ул дөньядагы иң көчле астрономнарның берсе. Ул үзенең татар икәнлеген таный гына түгел, ә татарларга ярдәм итә, чакырган урыннарга килә», — дип искәртеп үтте Дамир Исхаков.

Ул шулай ук бөтендөнья татар галимнәрен җыярга теләүләрен дә белдерде. «Быел бөтен дөнья буенча чәчелгән татар галимнәрен җыярга телибез. Аларны бергә туплап, бер-берсе белән таныштырып, сөйләшеп алырга уйлыйбыз. Алар бик күп һәм алар бер генә өлкә галимнәре түгел, анда биологлар да, геологлар да, тарихчылар да бар», — диде.

Журналист Римма Бикмөхәммәтова исә татарлар турында язудан куркырга кирәкми дигән фикердә. «Безгә кыюлык җитми. Менә ниндидер бөек шәхеснең тамырларында татарлар барлыгын белү белән, „ул татар“ дип язып чыгарга кирәк. „Бу татар кызы, егете“, „бу татар әйбере“ дигән сүзләрдән куркырга кирәкми», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100