Самарада Гакыйль Сәгыйровны концерт белән искә алдылар

Татар шагыйре, “Филантроп” халыкара бүләк иясе Гакыйль Сәгыйровның 80 яшьлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Самарада Гакыйль Сәгыйровның 80 яшьлегенә багышланган бик матур әдәби-музыкаль кичә узды, дип хәбәр итә Самара татарлары сайты.

"Самарада каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Габделҗәббар Кандалый, Шәйхи Маннур, Сәхаб Урайский исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Филантроп” халыкара бүләк иясе Гакыйль Сәгыйровның 80 яшьлегенә багышланган бик матур әдәби-музыкаль кичә узды", дип язылган әлеге хәбәрдә.

"Татар-информ" Самарада татар шагыйре Гакыйль Сәгыйровның 80 еллык юбилеен билгеләп үтәләр, дип хәбәр иткән иде.