news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллегендә татар эшмәкәрләре клубы ачылды

Беренче утырышка Саратов, Якутия һәм Словениядән татар эшмәкәрләре дә катнашкан.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллегендә кече һәм урта эшмәкәрләрне берләштергән бизнес-клуб үз эшен башлап җибәрде.

Ул Свердловск һәм Курган өлкәләренең эшмәкәрләрен берләштерә. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итте.

Әлеге төркемне булдыру инициативасы әле декабрь аенда ук, яшь эшмәкәрләр төркеме Татарстан Республикасы башкаласына килгәч туган. Делегация составында үз бизнесын инде уңышлы эшләтүчеләр дә, әле яңа гына башлаучылар да булган. Сәфәр кысаларында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Татар эшмәкәрләре ассоциациясендә, шулай ук «Икмәк-кондитер комбинаты» акционерлар җәмгыятендә очрашулар узган.

Төркемнең кураторы, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина клубны төзү максатының Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм бизнесы вәкилләре белән Чиләбе, Курган, Свердловск өлкәләре һәм Пермь крае предприятиеләре арасындагы ике як өчен дә уртак икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту булуын әйтте.

25 гыйнварда клубның беренче утырышы узган. Аралашу Бөтендөнья татар конгрессы платформасында zoom форматында ике сәгатькә якын барган. Чарага Саратов, Якутия һәм Словениядән татар эшмәкәрләре дә катнашкан.

Мондый чараларны киләчәктә даими уздырырга планлаштыралар. Оештыручылар бизнес-төркемгә Чиләбе өлкәсе һәм Пермь краенда яшәүче ватандашларыбыз да кушылыр һәм үзара уртак хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр даирәсе киңәер дип өметләнә, диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100