news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы «Солдат альбомы» конкурсында катнашырга чакыра

Конкурста 10 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарлар» газетасы «Солдат альбомы» исемле конкурс башлый.

Бәйге 25 гыйнварда башланды, 15 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бәйгенең жюрие сайлап ала һәм нәтиҗәләр 23 февраль көнне игълан ителә. Бу турыда Конгресс сайтында хәбәр ителә һәм бәйгенең нигезләмәсе китерелә.

«Конкурсның максаты — солдат хезмәтендә булган, Туган илен саклауга үз өлешен керткән ир-егетләргә хөрмәт тәрбияләү, батырларны барлау. Яшь буынны бабалары, әтиләре, абыйларының хәрби хезмәте белән таныштыру, патриотик хис тәрбияләү. Хәрби хезмәт вакытында батырлык күрсәткән ир-егетләрнең исемен мәңгеләштерү», диелә.

«Солдат альбомы» ике номинация буенча уза: иИнстаграмда һәм инша форматында. Конкурста 10 яшьтән өлкәнрәк булган, Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче һәркем катнаша ала. Бәйге таләпләрен нигезләмәдә язылганча төгәл үтәргә кирәк. Нигезләмә белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында «Рәсми басма» сәхифәсендә таныша аласыз. Җиңүчеләрне бүләкләү Казанда оештырылачак, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100