2019 елда Мәскәүдә беренче тапкыр “Печән базары” фестивале оештырылачак

“Печән базары” 7 июльдә “Сабантуй – 2019” фестивале кысаларында уздырылачак.
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). 2019 елда Мәскәүдә беренче тапкыр “Печән базары” фестивале узачак. Бу хакта “Татар-информ”га “Мәскәү Сабантуе -2019” проекты продюсеры, Ренат Ибраһимовның “iPro” продюсерлык үзәге башкарма директоры Азат Галәмшин әйтте. "Печән базары" 7 июльдә Сабантуй фестивале кысаларында үткәреләчәк. “Печән базары” – татар дизайнерларын, кинорежиссёрларын, язучыларын, музыкантларын, яшь галимнәрен, кондитерларын, биючеләрен бер мәйданда җыючы заманча татар мәдәнияте фестивале. Фестивальне Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра.Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин әйтүенчә, моңа кадәр “Печән базары” Казанда һәм кайбер чит төбәкләрдә үткәрелгән. Фестивальне Чаллыда да үткәреп караганнар.Азат Галәмшин сүзләренчә, “Печән базары” фестиваленнән кала Сабантуй программасында спорт ярышлары, шәрыкъ базары, һөнәрләр һәм милли ризыклар мәйданчыгы булачак, гүзәллек конкурсы, спартакиада оештырылачак.Проектның продюсеры әйтүенчә, “Сабантуй – 2019” фестивалендә дүрт сәхнә булачак. Аларның һәрберсе Мәскәү, Татарстан һәм Башкортстандагы елга исемнәре белән аталачак”, - диде. Сабантуй 7 июльдә “Татарстан мәдәнияте көннәре” кысаларында үткәреләчәк.