Мәскәү татар мәдәни үзәгендә - танылган милләттәшебез Харис Ибраһимовка багышланган чара

Мәскәү татар мәдәни үзәгендә башкала татар җәмгыятенең күренекле вәкиле – архитектор һәм композитор Харис Айса улы Ибраһимовның якты истәлегенә багышланган чара узды
(Мәскәү, 25 декабрь, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Мәскәү татар мәдәни үзәгендә башкала татар җәмгыятенең күренекле вәкиле – архитектор һәм композитор Харис Айса улы Ибраһимовның якты истәлегенә багышланган чара узды. Җәмгыятьнең тирән игътибарына ул татар халкына ышанычлы һәм риясыз хезмәт итүе өчен лаеклы булды.
Харис – Айса һәм Мәгыйшә Ибраһимовларның җиде баласыннан берсе. Алар Мәскәүдә танышалар һәм өйләнешәләр. 1930 елда исә аларның улы Харис туа. Әтиләре сугышның беренче көнендә үк фронтка алына, Мәгыйшә апа исә бәләкәй балалары белән Татарстанның Каенлы авылында үзенә приют таба. Харис та нәкъ шунда үзенең якташлары белән бергә яшәп, татар мәктәбендә укып, туган тел, милли гореф-гадәтләр, моңнарның тәмен белеп үсә.
Сугыштан соң гаилә кире Мәскәүгә кайта. Харис эшче яшьләр мәктәбен тәмамлый (билгеле, рус телендә). Соңыннан инженер-төзүчеләр институтын тәмамлый, архитектор була һәм зур җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелә. Ләкин туган тел, татар халык моңнары аның күңеленә бала чактан ук кереп калган була.
1948 елда ул Мәскәү Кино йорты каршындагы музыка училищесында аккордеон буенча әзерлек ала. Шуннан башлап музыкаль иҗаты, татар җырларын җыю - аның икенче вазыйфасына әверелә һәм ул Харис Ибраһимовны гомере буена мавыктыра. Ул үзе һәрвакыт: «Татар җырларын җырламаган – туган телен югалтыр», - дияргә ярата. Ул үз хисабына татар җырлары һәм ноталары белән берничә җыр җыентыгын әзерләп бастыра. Аның тарафыннан шагыйрьләр Әхмәт Саттар, Зәкия Хәбибуллина, Резидә Вәлиева һ.б. сүзләренә көйләр язылган. Харис Ибраһимов танылган композиторлардан Сәяр Хәбибуллин, Рифат Асиков, Риф Гатауллин, Гөлназ Зариповалар белән гел тыгыз хезмәттәшлектә тора.
Архитектор-музыкантның үзе тарафыннан иҗат ителгән халыкка якын җырлары Мәскәүдә, Түбән Новгородта, Казанда зур уңышлар белән башкарыла. Үзешчән композиторның иҗаты Татарстанның профессиональ композиторлары тарафыннан да зур яклау тапты, ул Татарстан Композиторлар берлеге каршындагы «Татарстан һәм Мәскәү композиторлары» иҗтимагый оешмасына кабул ителде, соңынннан,хәтта, аның Мәскәү тармагына җитәкчелек тә итте. Шушы постта ул уникаль проект - «Мәскәү моңнары» дип аталган татар җырларын үз алдыңа өйрәнә торган музыкаль комплект эшләп чыгарды. Ләкин, ни кызганыч, әлеге диск Харис Ибраһимовсыз гына дөнья күрде. Әлеге фикернең авторы һәм башлап йөрүчесе бу вакыйгага кадәр бер ай элек, сентябрь аенда вафат булды. Әмма аның ышанычлы дуслары һәм фикердәшләре ул башлаган эшне азагына кадәр җиткерделәр.
Кичә чараларында дискны тәкъдир итү концерты булды. Анда Мәскәү һәм Татарстан композиторлары һәм башкаручыларыннан Сәяр Хәбибуллин, Сәет Абдуллин, Радик Яруллин, Марат Иксанов, Рифат Асиков, танылган җырчылар Роза Хәбибуллина, Наилә Фатехова, Казаннан биюче Алсу Галиуллина һәм Рәдиф Яваев җитәкчелегендәге Мәскәү бию төркеме катнашты.
Кичәдә Х.Ибраһимов турында якты истәлекләр сөйләнде. Җыелган халыкка бигрәк тә тарихчы-галим, МГИМО профессоры Абдулхан Әхтәмҗанның чыгышы зур тәэсир калдырды. «Без яшьтәшләр, икебез дә Мәскәүдә туып-үстек, ә әти ягыннан якташлар да әле. Чөнки минем әтием һәм Харисның әти-әниләре Түбән Новгород өлкәсе Снергач районының Суык Су авылыннан», - диде ул. Ул шулай ук Х.Ибраһимовның биографиясенә кагылышлы зур әһәмияткә ия булган детальләрне китерде.
Тәкъдир итү концертында ТРның РФдәге тулы хокуклы вәкиле Назыйф Мириханов та катнашты. Ул шулай ук оештыручыларга, һәм шулай ук әлеге акциядә катнашучылдарның барсына да рәхмәт сүзләрен җиткерде.