news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Электросталь шәһәрендә мөселман һәм татар җәмәгатьчелеге мәдәни үзәк ачарга җыена

Элеккеге айныткыч бинасы эчендәге, тирә-яктагы һәм якындагы ишегалларындагы чүп-чар җыештырылган, идәннәргә яңадан бетон түшәгәннәр, диварлар ныгытылган һәм акшарланган, планировкасы үзгәртелгән, электр кертелгән.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Электросталь шәһәрендә Мөселман мәдәни үзәге барлыкка киләчәк. Үзәк купфункцияле булачак. Монда намаз уку залы каралган, дини йолалар, дини укулар уздырылачак. Биредәге мөселманнарның дини оешмасы рәисе Илдар Нурисламов журналистларга үзәкнең киләчәктәге эшчәнлеге турында сөйләгән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Биредә конференцияләр, Татар яшьләре форумы эшчәнлеге, концертлар уздыру, язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар белән очрашулар, балалар өчен татар, гарәп һәм башка телләрне өйрәнү курслары, рухи белем буенча лекцияләр һәм дәресләр, ислам нигезләре, татар тарихы, ислам тарихы буенча дәресләр, «Йолдыз» татар җыры һәм биюе клубы, «Энҗе» хатын-кызлар клубы һәм «Арбузик» балалар клубы булачак

Мәдәни үзәк урнашачак бинада элек медицина айныткычы була, ул узган гасырның 60 нчы елларында ачылган. Бу оешма хезмәткәрләре арасында татарлар да булган. 2011 елда айныткыч ябыла һәм ташландык хәлдә кала.

Электросталь шәһәренең мөселман һәм татар җәмәгатьчелеге ярдәме белән монда хәзер зур реконструкция бара. Бина эчендәге, тирә-яктагы һәм якындагы ишегалларындагы бөтен чүп-чар җыештырылган, идәннәргә яңадан бетон түшәгәннәр, диварлар ныгытылган һәм акшарланган, планировкасы үзгәртелгән, электр кертелгән.

Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белдергәнчә, татарлар — Электростальнең төп халкы. Быел декабрьдә шәһәр үзенең 82 еллыгын билгеләп үтәчәк. Электросталь халкы арасында башта ук татарлар шактый була. Биредә Түбән Новгород, Тамбов һәм Пенза өлкәләреннән, шулай ук Татарстаннан һәм Кырымнан килгән татарлар яшәгән.

Авылдан килгән кешеләр шәһәрдәге сәнәгать оешмаларында эшләгән, укыган. Алар мастер, инженер, табиб, укытучы булып өлгергәннәр. Сугышка кадәр Горький исемендәге клубта үзешчән татар театры эшләгән. Ел саен парк янында Сабантуй уздырылган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100