Петропавловск шәһәрендә "Нәни татар кызы"н ачыклаганнар

Бәйге "Дуслык" милли-мәдәни үзәге тарафыннан икенче тапкыр үткәрелгән.
(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ"). Кичә, 24 ноябрь көнне, Казахстанның Петропавловск шәһәрендә "Нәни татар кызы"н ачыклаганнар. Бәйге хакында чараны оештыручы "Дуслык" татар-башкорт мәдәни үзәге хәбәр итә.  Бәйге "Дуслык" милли-мәдәни үзәге тарафыннан икенче тапкыр үткәрелгән. Конкурста 5-10 яшьлек кызлар катнашкан. Узган елдагыда кебек үк, быел да катнашучылар жюрига иҗади сәләтләрен, сәхнәдә үзләрен тота белүне, тапкырлыкларын, аш-суга осталыкларын күрсәткән.  Бәйгенең максаты - татар халкы гореф-гадәтләре, йолаларын саклау, татар мәдәниятен, этносын, телен үстерү һәм милли ризыкларны, татар халкы тарихын яшь буынга җиткерү, диелә хәбәрдә.