Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты декабрь чараларына әзерләнә

Бүген шуның буенча бюро утырышы үткәрелгән

 (Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров рәислегендә әлеге халыкара иҗтимагый оешманың бюро утырышы уздырылган.

БТК БК матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүмат буенча, көн тәртибенә 4 мәсьәлә куелган булган: агымдагы елның 4-6 декабрендә узачак чараларга - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән (еллык хисап) утырышына һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына әзерлек мәсьәләләре; 2016 елга эш планы белән танышу, төзәтмәләр, үзгәрешләр кертү; төрлесеннән.

Утырыш эшендә, бюро әгъзаларыннан тыш, Башкарма комитет аппараты хезмәткәрләре катнашкан. Алар арасында - Эдуард Ганиев, Фәхретдин Канюкаев, Рәмис Сафин, Рөстәм Ганиев, Алик Локманов, Разил Вәлиев, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Дамир Исхаков, Камәрия Хәмидуллина, Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, рәис урынбасарлары Марс Тукаев, Дамир Гыйсметдинов, Бөтендөнья татар конгрессының бүлек җитәкчеләре Гөлназ Шәйхиева, Кадрия Идрисова, Ленара Кутеева, Тәбриз Яруллин.