Омскида «ТатCAMP» лагерында татар теле дәресләре үткәреләчәк

Лагерь программасына татар телен өйрәнү дәресләре, традицион һөнәрчелек һәм сәнгать төрләре буенча мастер-класслар һ.б. кергән.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). 2019 елның 4 ноябреннән 8 ноябренә кадәр Омск өлкәсенең Большеречье районында "Алые паруса" мәдәни-ял үзәгендә балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен "ТатCAMP" тел лагере узачак. Анда татар теле дәресләре дә үткәреләчәк. Бу турыда Омски өлкәсе төбәк милли-мәдәни мохтәриятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лагерь Россия халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар булдыру максатларында 2025 елга кадәр Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясе нигезендә үткәрелә.

Тел лагерында 7 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнашачак. Лагерь программасына татар телен өйрәнү дәресләре, традицион һөнәрчелек һәм сәнгать төрләре буенча мастер-класслар, лидерлык сыйфатлары һәм эчке потенциалы үсешенә тренинглар һәм уеннар, шулай ук татар мәдәниятен, телен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектлар эшләү һәм яклау кергән.

Лагерь Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә эшләячәк.