КФУ студентлары татар телен саклау акциясенә кушылды

Алар үз бинасы каршында “Туган тел” җырын җырлады.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары үз биналары каршында Габдулла Тукайның “Туган тел”ен җырлады.

Шул рәвешле, “Татфак” студентлары "Туган телне саклыйк" акциясенә бердәм кушылды.