Айвар Саттаров: Күп телләр белү – замана таләбе

Татарның танылган архитекторы, татар телен белү, башка чит телләрне үзләштерегә җиңеллек бирә, ди.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Ана теле аша  дөньядагы башка телләр белән танышу башлана. Бу фикерне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстанның атказанган архитекторы, республиканың Габдулла Тукай премиясе лауреаты Айвар Саттаров җиткерде.

“Күп телләр белү, адәм баласының дөньяга карашын киңәйтә, – ди Айвар Саттаров. – Хәзерге заманда телләр белү – замана таләбе. Шәхсән үзем 7 яшемә кадәр әтием – профессор Гомәр Саттаровның туган авылында яшәдем. Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында гел татарча гына сөйләшә идек. Казан мәктәбенә  укырга кергәч, бик авыр булды. Әмма сынатмадым. Тырышып укыдым, авылдан килгән бала булганлыктан, бер авыз руча белми идем. 1-2 сыйныфларда парта артында аңламыйча утырганымны әле дә хәтерлим. Билгеләрем начар булгач әти белән әни, без икебез дә укытучы, нишләп син начар укыйсың, дия торган иделәр. Алар сүзе тәэсир итте булса кирәк, мин тырыша башладым. Ә мәктәпне бары тик бер "4"ле белән генә тәмамладым, анысы да рус теленнән булды, калганнары "5"ле иде. Авылдан рус теле белмичә килүнең файдасы да булды. Телләргә карата хөрмәтем туды”.

Күп мәчетләрнең архитектор авторы Айвар Саттаров татар телен белү, башка чит телләрне үзләштерергә зур ярдәм итте, ди.

“Заманында миңа Италиягә стажировкага барырга насыйп булды. Совет чоры иде. Итальян теленең бер сүзен дә белми идем. Мәктәптән калган гадәт буенча, җентекләп тел өйрәнә башладым. Сигез ай дигәндә Рим университетында итальян телендә лекция укыдым. Шулай ук поляк, француз телләрен өйрәндем. Күп телләр белү үзеңне дөнья кешесе итеп тоярга ярдәм итә. Телен белгән милләтләрнең мәдәнияте, тарихы да кызыксындыра башлый. Аларга якынаясың, дуслашасың. Татар телен өйрәнүдән баш тартучыларны һич кенә дә аңламыйм. Ә инде газиз ана телен белмәгән кеше ятим бала кебек  бит ул”, – диде Айвар Саттаров.