Уфада Г.Камал театры гастрольләре дәвам итә

Казанлылар бу юлы театр сөючеләр игътибарына җәмгысе иң шәп тугыз спектакль тәкъдим итә

(Уфа, 25 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театрының гастрольләре зур уңыш белән дәвам итә. Тамашалар 31 октябрьгә кадәр барачак.
Казанлылар бу юлы театр сөючеләр игътибарына җәмгысе иң шәп тугыз спектакль тәкъдим итә. Алар арасында “Яшь йөрәкләр”, “Курчак туе”, “Диләфрүзгә дүрт кияү”,“41нең арбалы хатыннары”, “Дивана”, “Тәкүдир”, “Мылтык”, “Бәби”, “Люстра” спектакльләре бар.
Бу гастрольләрне япкан 31 октябрь көнне кунаклар күренекле драматург, шагыйрь, җырчы, композитор Зөлфәт Хәкимнең 50 яшьлек юбилеена багышланган бенефис-концертны да тәкъдим итәргә дип ниятләгән иде. Әмма бу чара әлегә барып чыкмый. Театрның оештыру эшләре бүлеге башлыгы Инсаф Хәмитов әйтүенчә, шулай да 31 октябрь көнне театр тамашачыларны нәүмиз калдырмый. “Ул көнне камаллылар тагын да бер тапкыр “Яшь йөрәкләр” спектаклен күрсәтәчәк”, - диде ул.
Г.Камал театры тамашалары Уфаның мәһабәт Нефтьчеләр мәдәният сараенда күрсәтелә. Көндезге тамашаларны да, кичкеләрен дә карау мөмкинлеге бар. Данлыклы театрның тамашаларын карау өчен Уфага республика районнарыннан да киләләр. Спектакль беткәч тамашачылар артистларны басып алкышлый, “афәрин” сүзләрен кабатлый һәм чәчкәләр бүләк итә.
Камаллылар узган атна азагында, ике көн рәттән, Зәки Зәйнуллинның “41нең арбалы хатыннары” исемле әсәре нигезендә сәхнәләштерелгән спектаклен күрсәтте. Зәки Зәйнуллин үзе дә Уфага килде һәм спектакль азагында сәхнәгә менеп котлаулар кабул итте.
Бүген кунаклар тамашачылар игътибарына Туфан Миңнуллинның “Диләфрүз-Remake” комедиясен тәкъдим итә.