Татарстан мөфтие: Раббыбыз безне татар итеп яратты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөтенроссия халык санын алуда татар булып язылырга чакырды.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Казанда Милләт җыены вакытында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларның Бөтенроссия халык санын алуга кагылышлы сорауларына җавап биреп, татар булып язылырга чакырды. Татарстан Диния нәзарәте шул хакта хәбәр итте.

«Безнең милләтебез — бик данлыклы. Мәсәлән, Казанда инкыйлабка кадәр мөселман дөньясындагы беренче басма Коръән, дини-фәнни темаларга меңләгән китаплар чыккан. Танылган татар дин галиме Мөхәммәд Мурат Рәмзи Мәккәгә кадәр барып җитеп мөгаллимлек иткән. Габдеррәшит Ибраһимов, Япониягә китеп, беренче мәчет төзетә. Мәрҗани хәзрәтебез, Галимҗан Баруди — шулай ук дөньякүләм танылган шәхесләр!» — дип искә алды ул.

Камил хәзрәт сүзләренчә, татар халкы гомергә китаплы, гыйлемле булган. «Раббыбыз безне татар итеп яралтты, бар итте. Моның белән горурланырга кирәк. Бездән сорасалар, бөтен дөньяга кычкырып, оялмыйча: „Без — татарлар дип“, — дип әйтергә кирәк. Безнең саныбыз күбрәк булган саен, тавышыбыз да ныграк булачак. Шуңа күрә, һичшиксез, перепись вакытында татарларга татар булып язылырга кирәк, җәмәгать», — диде мөфти.

Милләт җыенының пленар утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнарының Дини җыены резиденциясендә Мәскәү һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк төбәге, Чувашстан Республикасы мөфтие, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир Крганов һ.б. катнашты, диелә хәбәрдә.