news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты «Яңарыш» фондына рәхмәт белдерде

«Минтимер Шәймиевнең авторитеты фонд эшчәнлегенә дөньяның күренекле галимнәрен, эшкуарларны, тәзүчеләрне җәлеп итә алды. Россия һәм чит ил партнерлары кушылды», - диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яңарыш» фонды коллективына рәхмәт белдерде. «Пирамида» үзәгендә «Яңарыш» фондының 10 еллыгына багышланган тантаналы кичә бара.

«Минтимер Шәймиевнең авторитеты фонд эшчәнлегенә дөньяның күренекле галимнәрен, эшкуарларны, тәзүчеләрне җәлеп итә алды. Россия һәм чит ил партнерлары кушылды», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Минтимер Шәриповичны яшь буынның киләчәге борчый. Хәзер ул күптелле белем бирү комплексларын төзү эшенә алынды. Бу проект инде тормышка аша башлаганын күрәбез», - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов «Яңарыш» фондының күпкырлы булуын ассызыклады. Ул археология һәм мирасны торгызу белән генә түгел, хәзер фонд мәгарифнең киләчәге турында уйлана һәм зур эшчәнлек алып баруын әйтте.

«Безне ике яктан сыйфатлап була: тарихка мөнәсәбәтебез һәм киләчәк буынга игътибарыбыз. Калган мал тузар, ә алган белем кала ул. Бүген кешенең көндәшлеккә сәләтле булуы мөһим», - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов коллективка тарихи ядкәрләрне саклау юнәлешендә эшләгән эшләре өчен Президент Рәхмәтен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100