news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Закиров: Үзең исән чакта эшеңне ышанычлы кулларга тапшыру рәхәт бит ул

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан китүе үз инициативасы булуын әйтте.

Ринат Закиров:  Үзең исән чакта эшеңне ышанычлы кулларга тапшыру рәхәт бит ул

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров «Татар-информ» хәбәрчесенә вазифасыннан үз теләге белән китүен әйтте һәм үз урынында үзе тәрбияләгән кешенең — беренче урынбасары Данис Шакировның калуына шат булуын әйтте.

«Китүем берни белән дә бәйле түгел. Бернәрсә дә мәңгелек була алмый. Тормыш алга бара, үзгәрә, без дә үзгәрәбез. Яшьләр үсә тора. Үзем күптән үз тирәмдәге яшьләрне тәрбияләп, шушы юлга басарлык көнгә китердем. Яшьләргә тапшыру кирәк дип саныйм үзем. Үзең исән чакта үзеңнең эшне ышанычлы кулларга тапшыру рәхәт бит ул», — диде ул.

«Иң мөһиме: үзем тәрбияләгән кешенең минем урынга басуына канәгать. Ул эчкә җылылык бирә. Мин ихластан башкарган эшләр киләчәктә дә дәвам итәчәгенә ышаныч тудыра», — диде ул.

Ринат Закиров үзе эшләгән чордагы иң зур казаныш дип конгрессның структурасы барлыкка килү һәм халыкның үзаңы уянуын әйтте.

«18 ел эшләп, конгресс зур структурага әйләнде. Бөтендөнья татар конгрессының бөтен халкыбыз таныган абруе, ул үзеннән-үзе барлыкка килми. Аны бөтен халыкка аңлаешлы эшләр белән расларга кирәк иде. Төп уңышыбыз — халкыбызның үзаңын уяту уңышлы барды, ул үз агымы белән бара. Президент зур бурычлар куйды, планнар, стратегия безнең эшләребезнең зураячагына ишарә», -диде ул.

Ринат Зиннур улы Закиров 1948 елда Чистай районы Нарат-Елга авылында туган, тарих фәннәре докторы. 2002 елдан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе. 2017 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе. 2004-2019 еллдарда ТР Дәүләт Советы депутаты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100