news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Тарихи ядкәрләребезне саклау безне мәрхәмәтлерәк итә

«Пирамида» үзәгендә «Яңарыш» фондының 10 еллыгына багышланган тантаналы кичә бара.

(Казан, 25 сенябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 10 ел дәвамында тарихи ядкәрләребезне саклау юнәлешендә эшләү безне мәрхәмәтлерәк итте дип саный Татарстан Президенты Киңәшчесе, «Яңарыш» фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев. «Пирамида» үзәгендә «Яңарыш» фондының 10 еллыгына багышланган тантаналы кичә бара.

«Бай мирасыбызны саклап яшь буынга тапшыру миссиясе йөкләнгән. „Яңарыш“ фондының эшчәнлеге милләте, диненә карамастан кешеләрне берләштерә алды», — диде Минтимер Шәймиев.

Ул үзенең чыгышында фондның 10 ел дәвамында эшләгән эшләрен күз алдыннан үткәрде. Республикадагы өч объектның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектына кертелүен искәртеп узды. Минтимер Шәймиев Изге Болгарда һәм Свияжскида төзекләндерелгән һәм төзелгән биналарны искә төшереп үтте.

Татарстан Президенты Киңәшчесе Болгарда һәм Свияжскида төзелгән һәм төзекләндерелгән биналарга муниципалитетларның игътибарлы булырга тиешлеген әйтте.

Минтимер Шәймиев «Яңарыш» фондының хәзер күптелле белем бирү үзәкләре төзүгә алынуын искәртте. «Без телләр өйрәнүгә тигез мөмкинлекләр тудырабыз. Үз баласын көндәшлеккә сәләтле булуын теләгән ата-ана баласын кайсы телне булса да өйрәнүдән чикләмәс», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100