Уфада күренекле милләттәшебез Гариф Солтанның эшчәнлегенә югары бәя бирелде

Бүген Уфада Башкортстан татар милли оешмалары чираттагы җыелышын үткәрде
(Уфа, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада Башкортстан татар милли оешмалары чираттагы җыелышын үткәрде.
Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте, БР Татар иҗтимагый үзәге, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы, “Мирас” милли-мәдәни үзәге һәм башка татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты бүгенге җыенда. Сөйләшүдә бер генә төп мәсьәлә булды – күренекле милләттәшебез Гариф Солтанның халкыбыз алдындагы зур хезмәтләрен бәяләү.
Алманиянең Мюнхен шәһәрендә яшәүче атаклы шәхесебез Гариф Солтанга 85 яшь тулды. Бүген Уфада узган җыелыш та нәкъ менә шушы уңайдан үткәрелде. БР Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин иң башта Гариф Солтан турында мәгълүматлар бирде. Аның чыгышы белән Башкортстаннан булуы, әле дә биредә бертуганнары яшәве хакында әйтте.
Гариф Солтан 1923 елда Башкортстанның Мәләвез районы Җиргән авылында туып үсә. Җиргән татар халкына бөек Дәрдмәндне һәм танылган язучы Мирсәй Әмирне биргән төбәк.
Соңрак Гариф Солтанның әтисе, гаиләсен алып, Ишембай шәһәренә күченә. Шунда Гариф урта мәктәпне тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башланганда, Г. Солтан Уфада педагогия институтының чит телләр бүлегендә алман телен өйрәнгән талип була. 19 яше тулар тулмас сугыш утына барып керә ул. 1942 елда Гариф Солтан әсирлеккә эләгә.
Күп михнәтләр чигәргә туры килә якташыбызга. Лагерьдан лагерьга күчерелеп йөри торгач, танылган милләттәшебез Әхмәт Тимер ярдәмендә, әсирлектән котыла һәм Идел-Урал” легионына языла якташыбыз. Алман телен яхшы белүче буларак, легионда тәрҗемәче булып эшли.
Сугыштан соң, Гариф Солтан Америка хәрбиләре карамагында калдырыла. Бераз Алманиядә яшәгәч, АКШка китә. Шунда “Азатлык” радиостанциясенең татар-башкорт бүлеген оештыруда катнаша. Радио Алманиядә эшли башлагач, Гариф Солтан анда туксанынчы елларга кадәр журналист һәм баш мөхәррир була. Татар һәм башкорт халыкларының данлы тарихы, атаклы шәхесләре, киләчәк язмышлары хакында тирән фикерле тапшырулар әзерли Гариф Сотлан үзе һәм аның белән эшләүче журналистлар.
Гариф Солтаннан соң татар-башкорт бүлеген талантлы журналист һәм оештыручы Фәрит Аги (Иделле) җитәкләде. Соңгы өч елда бу җаваплы вазыйфаны яшь буын журналист, күпкырлы талант иясе, инглиз, алман, чех телләрен дә камил белүче Рим Гыйльфанов (Кәрим Камал) үти. Шулай итеп Гариф Солтанның матур эшләрен яшь буын журналистлар уңышлы дәвам итә.
Бүгенге көндә дә “Азатлык” радиосының тапшыруларын Башкортстанда көтеп алалар. Иң дөрес һәм гадел мәгълүматларны бирә бу радио, диләр аны даими тыңлаучылар. Шушы хакта бүген Уфада узган җыелышта татар милли оешмалары рәисләре дә ассызыклап әйтте. Мәҗит Хуҗиннан соң чыгыш ясаган БР Татар иҗтимагый үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллин, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кифая Фазлетдинова, “Мирас” татар мәдәни үзәге башлыгы Рәис Карачурин һәм башкалар Гариф Солтанның халкыбыз алдында күрсткән зур хезмәтләрен югары бәяләде һәм аңа озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде.
Гариф Солтан бүгенге көндә дә Мюнхен шәһәрендә яши. Үзенең барлык архивын – китапларын, гыйльми хезмәтләрен, төрле документларын Татарстан Фәннәр академиясенә тапшырды ул.