Р. Вәлиев: “Туфан Миңнуллинның милләтебез, әдәбиятыбызның киләчәген кайгыртып әйтелгән фикерләре халкыбызга васыять булып калды”

Туфан ага җирләнгән Яңа Татар бистәсе зиратында мәрхүмнең каберенә чәчәкләр куелды

(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, татар халкының мәшһүр драматургы Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулды. Шул уңайдан, Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында мәрхүмнең каберенә чәчәкләр салып, аны искә алу чарасы узды. Чарада Туфан аганың хәләл җефете Нәҗибә Ихсанова, якын туганнары, ТР Дәүләт Советы депутаты, парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары, Башкортстаннан килгән коллегалары һәм башка иҗат әһелләре катнашты.

Искәртеп узабыз, язучы Туфан Миңнуллин 1935 нче елның 25 нче августында Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында дөньяга килгән, 2012 нче елның 2 нче маенда арабыздан китеп барды.

Разил Вәлиев чыгышында Туфан Миңнуллин турында иң җылы сүзләрен җиткереп: “Мин Туфан аганы һич кенә дә үләр дип уйламаган идем, чөнки аңардан кодрәт ташып тора иде. Соңгы тапкыр 26 нчы апрельдә Дәүләт Советы мөнбәреннән дә ярсый-ярсый ялкынланып сөйләде. Аның сүзләре бүген дә колакларда яңгырап тора, милләтебез, әдәбиятыбызның киләчәген кайгыртып әйтелгән фикерләре халкыбызга васыять булып калды. Бүген каберенә җыелып килүебез, туган авылына кайтуыбыз да – Туфан агага карата зур ихтирам билгесе. Гомумән, аңа карата хөрмәт һәркайда сизелеп тора иде – кайда гына барсаң да, Татарстанның теләсә кайсы авылында, Россия төбәкләренә, чит илләргә чыксаң да, Туфан Миңнуллинны белмәгән татар кешесе юк. Шуңа күрә аның иҗаты, исеме мәңгелек”, - дип мөрәҗәгать итте Разил Вәлиев.

Депутат “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләренә драматург белән 45 ел буе дустанә мөнәсәбәттә яшәвен билгеләп үтте. “Туфан Миңнуллин – үзе исән вакытта ук тере классик дип атап йөртелгән бердәнбер әдип. Ул чып-чын халык язучысы иде, халыктан аерылгысыз булып яшәде, иҗатта гына түгел, тормышта да халык арасында булды. Ул югары җитәкчелек белән дә, гап-гади көтүче белән дә алар телләрендә сөйләшә белә торган гаҗәеп бер сыйфатка ия булды”, - дип хатирәләре белән уртаклашты Разил Вәлиев.

Аннан Рафис Корбан сүзне Туфан Миңнуллинның тормыш юлдашы, Г. Камал театры актрисасы Нәҗибә ханыма бирде. “Күңелдә боз ташкыны, әмма бөтенесен дә әйтеп җиткереп тә булмас кебек. Дөрес аңлагыз: Туфан минеке, кызымныкы гына да түгел иде, ул бөтен халыкныкы булды. Барыбызга да үрнәк булып торды. Аның истәлеге безнең күңелләрдә мәңге саклансын иде, башкаларга батыр, тәвәккәл булырга, хәрәкәт итәргә ярдәм итсен иде!” – дип үзәк өзгеч тавыш белән сөйләде Нәҗибә Ихсанова.

Алга таба Камал театры артисты Наил Дунаев сүз алды. “Бик күп тармакларда хезмәт күрсәткән Туфан, беренче чиратта, театр кешесе иде. Ул иҗат иткән “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасында Әлмәндәр карт образы – татар ир-атының үрнәге, ә “Әниләр һәм бәбиләр” әсәрендә Гөлфинә образы татар хатын-кызына мәдхия булып тора. Безнең Камал театры Туфан белән яшәде, бүгенге көндә дә аның спектакльләре бара, әсәрләренең берсе сәхнәдә инде 21 ел, икенчесе 20 елга якын уйнала. Тыныч йокласын, урыны оҗмахта булсын!” – дип белдерде Наил Дунаев.

Бүген Туфан Миңнуллин хөрмәтенә Г. Камал театры сәхнәсендә “Диләфруз-Remake” спектакле күрсәтеләчәк. Кама Тамагы районында драматургның бюсты тантаналы төстә ачылачак. Олы Мәрәтхуҗада исә камаллылар ачык һавада “Мулла” спектакле белән чыгыш ясый. Район үзәгендә Түбән Кама театры “Гөргөри кызын бирә” спектаклен күрсәтә.

5 нче октябрьдә Казан театрлары, Астананың “Жастар”, Туймазы һәм Салават шәһәрләре театрлары, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театры, “Нур” Уфа дәүләт татар театры, Әлмәт, Оренбург, Әтнә, Буа, Яр Чаллы һәм Түбән Кама театрлары катнашында зур фестиваль ачыла. 

Октябрь-ноябрьдә Түбән Кама һәм Тинчурин театрлары артистлары катнашында Уфада, аннан Түбән Камада чаралар узачак. Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театрында да драматургка бюст куелачак.