Екатеринбург татар яшьләре татарча велоэкскурсия оештыра

Экскурсия вакытында шәһәрнең татарларга кагылышлы урыннары белән якыннанрак танышырга мөмкин.
(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Киләсе шимбә, 27 июль көнне, Екатеринбург татар яшьләре чираттагы татарча велоэкускурсиягә чакыра. Бу хакта Екатеринбург татарларының якташлар җәмгыяте хәбәр итә.  Экскурсия вакытында аралашу, велосипедта йөрүдән тыш, шәһәрнең татарларга кагылышлы урыннары белән якыннанрак танышырга, кызыклы мәгълүматлар алырга мөмкин.  Экскурсиянең озынлыгы якынча 2 сәгать тәшкил итә, диелә хәбәрдә.