Август аенда "Милләтебез хәзинәләре" балалар лагеренең профильле сменасы узачак

Чараның максаты - Россия төбәкләрендә яшәүче татар балаларын берләштерү.
(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). 13 - 23 август көннәрендә "Милләтебез хәзинәләре" балалар лагеренең профильле сменасы узачак. Бу хакта чараны оештыручыларның берсе "Идел" яшьләр үзәге хәбәр итә.
 
Чараның максаты - Россия төбәкләрендә яшәүче татар балаларын берләштерү. 
 
Лагерьга 12-16 яшьлек егетләр һәм кызлар чакырыла. Алар өчен тарих, ана теле, вокал, кул эшләре, аш-су буенча мастер-класслар, экскурсияләр, музейларга һәм театрларга барулар оештырылачак. 
 
Шулай ук балалар иҗади концертларда катнаша, спорт ярышларында, квестларда көчләрен сыный алачак, диелә хәбәрдә.