Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Новосибирскида «Себер Сабантуе» узды
«Себер Сабантуе» Новосибирск шәһәрендә яшәүче төрле милләт кешеләре бәйрәменә әверелгән.
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Новосибирскида Себер федераль округы халыкларының Дуслык фестивале «Себер Сабантуе» узды.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, фестивальдә төрле мәдәни һәм спорт программасы тәкъдим ителгән.
Халык бәйрәм концерты караган, «Татар ишегалды буйлап сәяхәт» экскурсиясе, татар мәдәнияте күргәзмәсе, агачтан татар бизәкләре ясау буенча мастер-класс оештырылган. «Себер Сабантуе» Новосибирск шәһәрендә яшәүче төрле милләт кешеләре бәйрәменә әверелде, диелә хәбәрдә.
Бәйрәмне Новосибирск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, шәһәр мэриясе, «Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәге», «Новосибирск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы оештырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз