news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Бөтенроссия төбәк тарихчылары бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнә

Бәйге төбәк табигате музее, авыл тарихы музее, тематик музей, музей-мемориал номинацияләре буенча уздырыла.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Бүген, 25 июньдә, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар төбәкчеләре һәм туган якны өйрәнү структуралары өчен «Дәүләтнеке булмаган туган якны өйрәнү буенча иң яхшы авыл музее» беренче Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү төгәлләнә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Бәйгене оештыручылар — Бөтендөнья татар конгрессы, «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасының «Татар төбәкчеләре җәмгыяте» Төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының төбәк тарихчылары белән эшләү комитеты.

«Дәүләтнеке булмаган иң яхшы авыл туган якны өйрәнү музее» бәйгесе төбәк тарихчыларын, галимнәрне, белгечләрне, туристик структура вәкилләрен һәм туган як тарихын яратучыларны уникаль табигый объектларны һәм тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү, саклау, төзекләндерү буенча актив эшләтү, музейлар булдырырга, массаккүләм чарадар уздырырга өйрәтү максатыннан үткәрелә.

Бәйгенең төп номинацияләре: төбәк табигате музее, авыл тарихы музее, тематик музей (археология, этнография, хәрби-тарихи һәм башкалар), музей-мемориал (танылган якташларның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган).

Катнашучылардан гаризалар һәм проектлар 2021 елның 25 гыйнварыннан 25 июненә кадәр кабул ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100