Йошкар-Олада «Шома бас» халык, фольклор һәм заманча биюләр бәйгесе булды

Конкурста Татарстан, Чувашия һәм Мари Эл Республикалары районнары коллективлары катнашты.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). 15 һәм 16 майда Йошкар-Ола шәһәрендә Республика татар мәдәнияте үзәгендә бию буенча «Шома бас» IVнче Халыкара фестиваль-конкурсы булды.

«Шома бас» IV Халыкара фестиваль — конкурсында катнашучылар: сәхнә осталыгы, артистлык, сәнгать образын ачу- критерийлары белән бәяләнде. Катнашучылар халык, фольклор, заманча, стильләнгән, классик һәм эстрада биюләрендә көч сынашты, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.

Ике көн эчендә барлыгы 120дән артык чыгыш ясалды. Конкурста Татарстан, Чувашия һәм Мари Эл Республикалары районнары коллективлары катнашты.

«МарГУ һәм ПГТУ Таҗикстан, Азәрбайҗан, Һиндстан студентларын билгеләп үтәсе килә. Барлык бию чыгышлары да катгый, әмма гадел жюри тарафыннан югары бәяләнде», — дип яза Республика татар мәдәният үзәге методисты Рәмзия Әүхадуллина.

Фестиваль-конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә.