Петербургта татар ветераннарына лимитсыз бушлай элемтә ялганган телефоннар тапшыралар

Бүген фронтовик Миңнулла Насыйбуллинга сертификат тапшырдылар.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин һәм депутат Евгений Марченко ярдәмчесе Эльмира Аксәетова Бөек Ватан сугышы ветераннарын бушлай лимитсыз телефоннар белән тәэмин итү проекты кысаларында фронтовикларга сертификатлар тапшыруны дәвам итәләр. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге хәбәр итә.

Бүген, Ренат Вәлиуллин һәм Эльмира Аксәетова фронтовик Миңнулла Насыйбуллинга сертификат тапшырды. Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм инвалидларын бушлай мобиль телефоннар белән тәэмин итү өлкәннәргә даими элемтәдә торырга мөмкинлек бирәчәк.

Миңнулла Насыйбуллин 1925 елда Башкортстанда, Чишмә районының Ибраһим авылында туа. 1 һәм 2 нче Украина фронтларында сугыша. «Багратион» операциясендә катнаша. Сугыштан соң һава-десант гаскәрләрендә, легендар 76нчы дивизиядә хезмәт итә, полковник дәрәҗәсенә ирешә. Парашют белән 47 тапкыр сикерә. Ветеран күзлексез яза һәм укый, җәен дачада үткәрә. Бүген, кунаклар килер алдыннан да дачада эшләгән. Барысын да утырттым инде, ди, хәзер веранданың түбәсен сүтә. Аяклар бераз авырткалый, диде, әмма күңел күтәренкелеген югалтмый.

Проект «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең «Безнең Җиңү» оештыру комитеты, Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия хәрәкәте тарафыннан башлап җибәрелде һәм Россиянең әйдәп баручы кәрәзле элемтә операторлары тарафыннан хупланды. 

Барлык санитар чараларны үтәп, Җиңү волонтерлары телефоннарны узган ел ук тапшыра башлаган иде. Оештыручыларның бурычы - Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм инвалидларның барысын да бушлай кәрәзле телефоннар белән тәэмин итү.