Түбән Новгород өлкәсендә "Шәһитләр кабере"нә күрсәткеч ясарга акча җыялар

Мемориаль комплексның кайсы тарафта урнашканын күрсәтә торган юл күрсәткеченең проекты әзерләнә.
(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Моннан бер гасыр элек, Түбән Новгород өлкәсенең Семеновка авылы янында атып үтерелгән мөселманнар җирләнгән "Шәһитләр кабере"нә күрсәткеч ясау өчен акча туплау бара. Бу хакта өлкә татар милли-мәдәни оешмалары берләшмәсе сайты хәбәр итә. 
 
Мемориаль комплексның кайсы тарафта урнашканын күрсәтә торган юл күрсәткеченең проекты инде әзерләнә. Аны булдыру өчен Мәдәнә авыл җирлеге җитәкчелеге 600 сум күләмендә акча бүлеп биргән. Әмма металл конструкция һәм төзелеш эшләрен башкару өчен өстәмә финанс ярдәме таләп ителә. 
 
"Репрессия корбаннары һәлак булуга инде 100 ел. Әмма алар хәзер дә безгә ярдәм итеп тора. Алар ярдәме белән күпер һәм Семеновка авылында 3 чакрым асфальт юл салынды", - диелә хәбәрдә һәм битараф булмаучылардан ярдәм сорала. 
 
  • 1919 елның гыйнварында биредә дистәләгән имам, дин әһелләре, мөгаллимнәр аларның гаиләләре  реквизиторлар тарафыннан үтерелә. Шул урында хәзер "Шәһитләр кабере" мемориалы урнашкан.