Казахстанның Акмола өлкәсе Сабан туена чакыра

Сабантуй Кокшетаудагы "Букпа" таучыгында үтәчәк.
(Казан, 25 май, "Татар-информ"). 16 июнь көнне Акмола өлкәсенең татарлар һәм башкортлар берләшмәсе сезне Сабантуй милли бәйрәмендә катнашырга чакыра. Бу хакта берләшмәнең социаль челтәрендә игълан ителгән.  Сабантуй Кокшетаудагы "Букпа" таучыгында үтәчәк. Анда Татарстан артистлары да  катнашуы көтелә.  Казахстанның Талдыкорган җирлегендә милли бәйрәмне май аенда билгеләп үттеләр инде. Костанайда исә Сабан туе, шулай ук июньдә узачак.