Тукай музеенда «Тукай укулары – 2021» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды

Әдәбиятчы галимнәребез Тукайның тормыш һәм иҗатына багышланган докладлары белән чыгыш ясады.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан «Тукай укулары – 2021» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең өченче көне Г.Тукай әдәби музеенда узды.

«Тукай шәхесе, Тукай иҗаты безнең татар әдәбиятын, татар мәдәниятен иң катлаулы елларда юкка чыгудан саклап кала. Башка милләт вәкилләренә дә, шул ук дәүләт, партия хезмәткәрләренә дә Тукай белән сак эш итәргә кирәк була», — ди филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты Таһир Гыйләҗев

«Без милләтебезнең киләчәген, тел мәсьәләләрен хәл иткәндә, Тукай шәхесенә, аның кыюлыгына игътибар итәргә, аяусыз, фидакярләрчә милләт өчен көрәшкәнен үрнәк итеп алырга тиеш», — ди ул.

Филология фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире Марсель Ибраһимов исә Тукай үз әсәрләрен язгач та аларны төрле газета-журналларда бастырып барганлыгын искәртә. Тукайның үзе исән чакта 20дән артык шигырьләр җыентыгы чыкканын билгеләп уза.

«Тукайның беренче җыентыгы Гыйльметдин Шәрәф тарафыннан чыгарылган. Г.Тукай Гыйльметдин Шәрәфкә бу әсәрне баса күрмәгез, мин Казанга килеп төшкәч, эшне төгәлләрбез дигән. Димәк, Тукай бу эшкә битараф булмаган, нәширләрнең ихтыярына гына калдырмаган», — ди ул.

«Җаек шәһәре Тукайлы җирләрне саклап калды. Камил Төхвәтуллин - Җаекта беренче татар газеталарын чыгарган кеше - Тукайны танытты. Тукай Җаекта рус мәктәбендә укыды, рус телен өйрәнде. Шуның аркасында Пушкин, Лермонтовлар белән танышты», — ди Җаек шәһәре Г. Тукай музее директоры Марат Баһаветдинов.

Филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәнят хезмәткәре, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты Гәптерәүф Нуриев сөйләвенчә, Тукай үзенең иҗатында гаруз системасына бик игътибарлы була.

«Тукай мәдрәсәдә укыганда, төрек шагыйре белән дуслаша, һәм ул гарәп- фарсы шигъриятендә кулланылган гаруз системасы белән бик таныш була. Соңгы вакытта без силлабикага артык игътибар итеп, аны Тукайча, гаруз ритмын тотып башкармыйбыз. Аның хәтерен яңартыр өчен моңа игътибар итәргә кирәк», — диде ул.