Мичиган университеты галиме оештырган онлайн-җыенда татар теле турында сүз барды

Төрки белем җыенында КФУгалимәсе Гүзәл Нәбиуллина татар теленең синтаксик төзелеш нормлары, үзгәрешләре турында сөйләде.

(Истанбул, 25 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). АКШның Мичиган университеты галиме Тимур Коҗаоглу җитәкчелегендә төрки дөнья  аудиториясе өчен zoom платформасында оештырылган ХХХХХVII Төркибелем җыенында татар теленең үзенчәлекләре турында сүз барды.

Әлеге фәнни җыенда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Гүзәл Нәбиуллина «Татар теленең синтаксик төзелеш нормалары һәм үзгәрешләре» дип аталган доклад белән чыкты.

Татар галимәсе чыгышында татар сөйләмендә нинди синтаксик төзелмәләр кулланылуы, хәзерге вакытта җөмләнең нинди үзгәрешләр кичерүен үрнәкләр китереп аңлатты. Өстәлмәләр, керешмәләр, семантик тартылу күренешләре, парцелляция хакында сөйләде. 

«Замана үзгәрү белән телдә сүзтезмәләр, җөмлә кисәкләре, җөмләләр кыскаруы күзәтелә. Әгәр теге яки бу сүзнең, кисәкнең җөмләдә әһәмияте булмаса, яки үзеннән үзе аңлашылса – кулланылмый. Әйтик, социаль өлкәне — „социалка“, музыка мәктәбен — „музыкалка“, нефть сәнәгатен „нефтянка“ дип кыскартып әйтү очраклары белән еш очрашырга мөмкин», — дип сөйләде ул.

Гүзәл Нәбиуллина татар теле синтаксик төзелеше белән бәйле татарча фәнни хезмәтләр, чыганаклар, әдәбиятлар белән дә таныштырып үтте. Аның татарча чыгышын төрек теленә Әгәй университетының тюрколог галиме Мостафа Өнәр тәрҗемә итте.