Тукай шигырьләрен укучылар арасында инстаграмда яңа бәйге башланган

Бәйгедә 3-10 яшьлек балалар катнаша ала.
(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Инстаграм социаль челтәрендә 3-10 яшьлек балалар арасында Тукай шигырьләрен укучылар бәйгесе башланган. Бу хакта үзенең аккаунтында журналист, Казан сөлгесе остаханәсе җитәкчесе Гөлнара Нурмөхәммәтова язган.Конкурсны Гөлнара Нурмөхәммәтова Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә оештырган. Ул 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.Бәйгедә беренче булып Габдулла Тукайның “Пар ат” шигыре белән Гөлнараның улы катнаша.Бәйгедә катнашу өчен Габдулла Тукай шигырен яттан сөйләгән видеоязманы социаль челтәргә урнаштырырга кирәк. Һәр катнашучыга чигелгән Казан сөлгесе һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә әзерләнгән диплом тапшырылачак.Жюрида Кәрим Тинчурин театры артисты Резедә Сәлахова һәм журналист Римма Бикмөхәммәтова.“Мин үзем милли җанлы әни буларак, балаларымны да милли җанлы итеп үстерергә тырышам. Алар безнең татар телендә дә, башка телләрдә дә бертигез сөйләшәләр, әдәби телләрдә сөйләшәләр. Әлеге конкурсны да мин шуннан чыгып эшләдем”, - диде "Татар-информ"га Гөлнара Нурмөхәммәтова.