Казанда Роза Тихомированың "Себердән сезгә сәлам" концерт–презентациясе була

Новосибирск өлкәсендә яшәп иҗат итүче, Себер татарларының рухи-мәдәни мирасын саклаучы, Р.Тихомирова концертына керү ирекле.
(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). Новосибирск өлкәсендә яшәп иҗат итүче, Себер татарларының рухи-мәдәни мирасын саклаучы, Татарстанның атказанган артисты Роза Тихомированың "Себердән сезгә сәлам" дип исемләнгән концерт-презентациясе Казанда булачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.Программада Татарстанның атказанган артистлары Закир Шаһбан, Артур-Марат дуэты, Лилия Хәмитова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Габделхак Ахунҗанов (Казахстан), "Себер яшьләре" Халык бию ансамбле (Новосибирск) чыгышлары көтелә.Концертның режиссеры һәм алып баручысы Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов.Концерт-тамаша  "Казан" милли-мәдәни үзәгендә (Пушкин урамы, 86 йорт) 25 апрельдә була. 18:30 сәгатьтә башлана.Керү ирекле.