ТАССРның 100 еллыгына ат чабышларына «Казан» ипподромында яңа җәймә әзерләнә

«Татар атлары белән «Казан» ипподромында атна саен чаралар үткәрергә телибез», — диде Васил Шәйхразиев.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТАССРның 100 еллыгына багышланган ат чабышларына «Казан» ипподромында яңа җәймә әзерләнә. Бу хакта матбугта конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев хәбәр итте.

Ул «Казан» халыкара ат спорты комплексы 2005 елда ачылганын искәртте. «Россия күләмендә ул беренче сандагы ипподром, тик аның өске япмасы сыйфатын югалтты, таушалды. Президентыбыз 170 млн сум акча биреп, беренче тапкыр җәймәне алмаштырабыз. 1 июньгә тапшырып, Сабан туена, ТАССРның 100 еллыгына ат чабышларына әзерлибез», — диде.

Милли шура рәисе сүзләренчә, моңа кадәр кайбер чабышларда күп кенә атлар аякларын авырттырып, ярылган очраклар булган.

«Татнефть» актив кереп китте. Татар атлары белән «Казан» ипподромында атна саен чаралар үткәрергә телибез. Балалар спорт мәктәпләренә татар атлары сатып алып бирергә ниятлибез. Абу Дабига еллык чабышларга алып бару да планлаштырыла», — диде Васил Шәйхразиев. Ул былтыр 30 августта республика күләмендә татар атлары белән беренче чабышлар үткәнен искәртте.

Милли шура рәисе әйтүенчә, татар токымлы ат регистрга үткәннән соң, бөтен татар атлары паспорт аша гына сатып алыначак.