Новосибирскида “Нәүрүз” бәйрәмендә 14 төрки халык вәкиле катнашкан

Оештыручылар татулык, дуслык, бердәмлек һәм ныклы мөнәсәбәтләр мохите тудырган.

(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Новосибирскида узган “Нәүрүз” бәйрәмендә Себердә яшәүче 14 төрки халык вәкиле катнашкан. Шул исәптән, татарлар да. Бу хакта җирле милләттәшләрнең иҗтимагый үзәге хәбәр итә.

“Оештыручылар татулык, дуслык, бердәмлек һәм ныклы мөнәсәбәтләр мохите тудырырга тырышты.  Бәйрәмдә татарлар, үзбәкләр, таҗиклар, азәрбәйҗаннар, кыргызлар, казахлар, дагыстанлылар – барлыгы 14 милләт вәкиле катнашты”, - диелә хәбәрдә.

“Нәүрүз”дә  милли җыр-биюләр башкарылган, милли костюмнарны күрергә мөмкин булган. Шулай ук, һәр милләт үзенең милли ризыкларын әзерләгән.