news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт университетының татар теле укытучылары бәйгесендә КФУ студентлары җиңгән

«Ана теле» педагогик осталык бәйгесендә Татарстаннан тыш, Стәрлетамак һәм Уфа шәһәрләреннән барлыгы унбиш кеше көч сынашкан.

Башкорт университетының татар теле укытучылары бәйгесендә КФУ студентлары җиңгән
Сиринә Сәхәбиева

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкорт дәүләт педагогика университетының «Ана теле — 2021» XIII Бөтенроссия педагогик осталык бәйгесендә КФУдан Гөлназ Әсхәдуллина һәм Сиринә Сәхәбиева — икенче, Айгөл Габделхакова — өченче урын алган. Студентларны КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов әзерләгән.

Гөлназ Әсхәдуллина бишенче сыйныф укучыларына даими һәм контекстуаль антонимнарның төрләре турында дәрес үткәргән. «Онлайн үткәрү традицион дәрескә караганда күпкә уңайсызрак иде. Укучылар антонимнарны рәсемгә карап, җөмлә яки сүзтезмәдән табып, төрләрен билгеләде һ.б. эшләр башкарды», — диде ул.

Аның әйтүенчә, бәйгедә катнашкан һәр кешенең дәресе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. Дәресне «Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел. Икесе дә безнең өчен иң кирәкле затлы тел» шигаре белән уздырдык. Соңыннан укучылар белән фикер алыштык һәм Kahoot уен платформасында белемнәрен тикшердек», — диде Гөлназ.

«Балаларны күрмәү билгеле бер кыенлыклар тудырды: аларны нәрсә белән шөгыльләнгәнен белеп булмый, җанлы аралашу җитми. Жюри әгъзалары барысы да Башкорт дәүләт педагогика университетыннан, алар безнең дәресләрне онлайн карап бәяләде. Унбиш катнашучы: Татарстаннан тыш, Стәрлетамак, Уфадан да студентлар бар иде», — диде ул.

Айгөл Габделхакова сигезенче сыйныфлар белән вакыт хәлен темасын үткән. «Рус мәктәбендә татар телен туган тел буларак өйрәнгән укучылар белән вакыт хәле кергән җөмләләрне рус теленнән татарчага тәрҗемә иттек, төркемнәргә бүленеп эшләдек. Конкурентлык зур иде», — дип бәяләде ул.

Сиринә Сәхәбиеваның бишенче сыйныфлар белән үткән дәресе фигыльләрнең юклык формасына багышланган. «Икенче гимназия укучылар белән эшләдем. Балаларның игътибарын темага төрлечә юнәлтергә тырыштым: фигыльләр турында кроссворд чиштек, дәреслек һәм видеоязмалар белән эшләдек. Дәрес темасын викторина уздырып ныгыттык», — дип аңлатты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100