Южно-Сахалинскида Муса Җәлилгә багышланган чара үткәрелә

Анда ветераннар һәм яшьләр, балалар катнаша

 (Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Бүген Южно-Сахалинск шәһәренең 5 нче мәктәбендә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чара уздырыла.

Балалар рәсемнәреннән торган күргәзмә, Муса Җәлил әсәрләре буенча викторина, әдәби укулар, фикер алышулар, күпне күргән ветераннарның хәтирәләрен барлау рәвешендәге әлеге чараны Сахалин өлкә Думасы каршындагы яшьләр парламент үзәге, фашист концлагерьлары бала тоткыннарының Сахалиндагы оешмасы, Сахалин өлкәсе эчке эшләр идарәсе каршындагы иҗтимагый совет, «Туган тел» татар милли үзәге, Сахалин университеты каршындагы студентлар советы, Южно-Сахалинск шәһәре ветераннары советы, «Сказка» 35 нче балалар бакчасы оештыра, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.