Екатеринбургта “Урал сандугачы” төбәкара ачык фестивале уздырыла

Фестивальда татар җыры башкаручылар катнаша ала

 (Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Екатеринбург каласында татар җыры башкаручылар арасында “Урал сандугачы” төбәкара ачык фестивале уздырыла .

“Урал сандугачы”н гамәлгә куючылар һәм оештыручылар - Свердловск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары, ТРның Уралдагы даими вәкиллеге, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы, Свердловск өлкәсе дәүләт Халыклар иҗаты сарае.

Конкурста исә яшәү урыны буенча сайлап алу туры узган яки башка конкурсларда катнашып сертификат яисә сәнгать җитәкчесе тәкъдимнамәсе булганнар катнаша. Конкурсантлар 3 яшь категориясе буенча бүленә: 15 яшькә кадәр, 15-36 яшьлекләр, 36-55 яшьлекләр. “Аерым (соло) җыр”, “Вокаль ансамбльләр”, “Музыка уен коралында башкарылыш” - фестиваль шушы 3 номинациядә бәяләнә. Анда татар вокал әсәрләренең барлык жанрлары да тәкъдим ителә ала.

Фестивальдә катнашу өчен 25 мартка кадәр заявка тапшыру шарты бар, чөнки конкурсантларны тыңлап, конкурс призерларын билгеләү һәм йомгаклау концерты үткәрү 29 мартка тәгаенләнгән.

Бу хакта оештыру комитеты хәбәр итә.