news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиянең Кистем авылы мәктәбендә гореф-гадәтләргә багышланган чара булды

Кистем мәктәбенең 3нче сыйныф укытучысы Рамил Касыймов өстәмә белем бирү буенча «Ватан каян башлана» дигән дәрес үткәрде.

Удмуртиянең Кистем авылы мәктәбендә гореф-гадәтләргә багышланган чара булды
https://tatar-congress.org/category/yanalyklar/

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылы мәктәбендә «Халкымның гореф-гадәтләре: социаль җаваплы шәхес тәрбияләүдә мәңгелек идеяләр» дигән республикакүләм семинар уткәрелде.

Чарада Ижевскиның 97нче, 12нче мәктәбе, 6нче гимназия, Падера авылы мәктәбе укытучылары, 107нче, 116нчы балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты. Бу хакта «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

Шулай ук чарада Ижевск шәһәре мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия бүлеге җитәкчесе Татьяна Григорьевна Лизунова, Балезино районы мәгариф идарәсе белгече Марина Волкова, «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире, Удмуртия татарларының Милли — мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, милли-мәдәни автономия каршында эшләүче Ак калфак оешмасы җитәкчесе Бриллиант Абдрахмановабар иде.

Кистем мәктәбенең 3нче сыйныф укытучысы Рамил Касыймов өстәмә белем бирү буенча «Ватан каян башлана» дигән дәрес үткәрде. «Татар йорты» мәктәп музее җитәкчесе Ильмир Касыймов катнашучылар өчен музейда экскурсия оештырды.

Тарих фәне укытучысы Тәнзилә Касыймова «Кистем авылында ислам дине тарихы» исемле дәрес уздырды. Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр әби-бабайлар элек уйнаган уеннарны күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100