news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар язучысы Нәкый Исәнбәтне искә алу кичәсе узачак

Чарада язучының кызы Йолдыз Исәнбәт һәм татар җәмәгатьчелегенең катнашуы көтелә.

Казанда татар язучысы Нәкый Исәнбәтне искә алу кичәсе узачак
Рамиль Гали

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 31 гыйнварда 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Мин Тукайның замандашы» дип аталган фәнни-әдәби кичә уздырыла. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә музей директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

«Мин Тукайның замандашы» дип аталган фәнни-әдәби кичәдә Нәкый Исәнбәтнең күпкырлы иҗаты һәм фәнни эшчәнлеге турында галимнәр, музей хезмәткәрләре һәм язучылар фикер алышачак. Тамашачылар аның әсәрләрен һәм җырларын тыңлый алачак. Фәнни-әдәби кичәгә милләттәшләребезне, студентларны, укытучыларны һәм зыялыларны чакырабыз. Керү ирекле», — диде ул.

Гүзәл Төхвәтова сөйләвенчә, кичәдә Нәкый Исәнбәтнең кызы Йолдыз Исәнбәт, әдәбият галимнәре Әлфәт Закирҗанов, Миләүшә Хәбетдинова, Лилия Мөхәммәтҗанова, Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, язучылар Камил Кәримов, Рабит Батулла һ.б. булачак. «Нәкый Исәнбәт пьесаларыннан өзекләр күрсәтеләчәк һәм аның сүзләренә язылган җырлар башкарылачак», — диде ул.

«Габдулла Тукай белән аралашмаган, ләкин аның күренекле замандашларының берсе булган Нәкый Исәнбәтнең 120 еллык юбилее. Ул күпсанлы драма әсәрләрендә татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен тирәннән сурәтли. „Хуҗа Насретдин“, „Җирән Чичән һәм Карачәч сылу“, „Миркәй белән Айсылу“, „Гөлҗамал“, „Мулланур Вахитов“, „Муса Җәлил“ әсәрләре татар театрлары сәхнәләрендә бүгенге көннәрдә дә куела», — ди ул.

Директор Нәкый Исәнбәтнең тел галиме дә булуын искәртте. «Күп еллар дәвамында татар теленең фразеологик байлыгын җыйнап, сүзлек итеп бастыра. Унике яшеннән башлап, ул мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар җыя башлый. Гомере буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен аерым җыентыклар рәвешендә халыкка кайтара. Өч томлык „Татар халык мәкальләре“ өчен 1968 елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булла», — ди ул.



Нәкый Исәнбәт 1899 елның 29 декабрендә (яңа стиль белән 1900 елның 10 гыйнвары) Уфа губернасы Зылатаус өязе Малаяз авылында Сираҗетдин мулла гаиләсендә туа. 1910 елдан Уфа мәдрәсәләрендә укый. Балачактан шигырьләр яза башлый. Ул оста тәрҗемәче буларак Пушкин, Мольер, Низами, Шекспир әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә. Аның «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Гармунчы егет», «Син сазыңны уйнадың» кебек күп кенә шигырләре җыр булып халык күңеленә кереп калган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100