Берлинда бүген татар концерты уза

«Kiezspinne» мәдәният йортында Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор ансамбле чыгыш ясый
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бүген, 25 гыйнвар көнне Алманиянең Берлин шәһәрендәге “Kiezspinne” мәдәният йортында Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор ансамбленең концерты була. Билгеле булганча, әлеге ансамбль “Яшел атна” күргәзмәсе кысаларында, 19 нчы гыйнварда Берлинда узган Идел буе федераль округы фольклор төркемнәре гала-концертында да чыгыш ясаган иде.
Берлиндагы татар оешмасы җитәкчесе Венера Вәгыйзова әйтүенчә, алар ансамбльнең Алмания татарлары өчен дә чыгыш ясавын сораганнар.
Концерт 18.30да башлана. Аннан соң милли дискотека каралган.