Бүген Илдар Халиков 2012-2013 елларда Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек булучыларны тәбрикләде

“Сез беләсез: һәр елны бу бәйгенең нәтиҗәләрен чыгару җиңел түгел. Чөнки сезнең барыгызның да иҗатыгызны сөючеләр күп”, - диде Премьер-министр

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков 2012-2013 елларда Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек булучыларны тәбрикләде. ТР Министрлар Кабинетының Муса Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү турында карары агымдагы елның июль аенда чыкты. Анда Муса Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча комитет карары нигезендә, 2012-2013 елларда узган бәйге нәтиҗәләре буенча премиянең кайсы затларга бирелүе хакында хәбәр ителде.

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Эмиль Талипов, композитор Эльмира Галимова, “Татармультфильм” берләшмәсе, шагыйрьләр Ленар Шәехов һәм Рузәл Мөхәммәтшин, Казан илкүләм технология тикшеренү университеты профессоры Николай Улитин Премьер-министр кулыннан ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы дипломын, лауреатның күкрәк билгесен алды. Лауреатлар шулай ук 100 мең сум күләмендә акчалата премия белән дә бүләкләнде. 1968 елдан бирелеп килүче бу бүләккә Эмиль Талипов - татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм Ркаил Зәйдуллинның “Үлеп яратты” спектаклендә – Корбанов һәм Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектаклендә Әсфәндияр образлары өчен, композитор Эльмира Галимова - “Сөембикә канаты” арт-операсын, “Изге ядкәр” ораториясен, “Зәйтүнәкәй” музыкаль драмасын тудырганы, үз иҗаты белән республиканың милли-мәдәни сәнгатен пропагандалаганы өчен, “Татармультфильм” берләшмәсе -татар мультфильмнары коллекциясе өчен, шагыйрьләр Ленар Шәехов - татар әдәбиятын үстерүгә өлеш керткәне һәм “Дүртенче кат... Бишенче кат...”, “Җылытасы килә дөньяны” шигырьләр җыентыклары өчен һәм Рузәл Мөхәммәтшин – “Каралама” шигырьләр китабы өчен, Казан илкүләм технология тикшеренү университеты профессоры Николай Улитин фәнгә зур өлеш керткәне өчен лаек булды.

Бүген Илдар Халиков, лауреатларны тәбрикләп, бүгенге бүләкләүнең премия гамәлгә куелганнан бирле унҗиденчесе булуын билгеләп үтте. Бу еллар эчендә премиянең җәмәгатьчелектә киң танылуын һәм үзенең асылын һәм мөһимлеген югалтмавын белдерде. “Республикада яшь шагыйрьләр, композиторлар, рәссамнарны, театр сәнгате һәм кинематография вәкилләрен, журналистларны, педагогларны, эшкуарларны барлау осталыгы – бу, мөгаен, теләсә кайсы дәүләтнең – безнең очракта федерация субъектының нигезедер. Мин алдагы елларда да бу бәйгенең әһәмияте тагын да артыр дип уйлыйм. Сез беләсез: һәр елны бу бәйгенең нәтиҗәләрен чыгару җиңел түгел. Чөнки сезнең барыгызның да иҗатыгызны сөючеләр күп”, - диде Премьер-министр, мондый дәрәҗәле бүләкне тапшыру мөмкинлеге тигәне өчен, язмышына рәхмәтле булуын хәбәр итеп. Ул шулай ук бу бүләкнең яшь иҗатчылар тормышында ахыргысы булмавын, республика, федераль һәм халыкара премияләргә лаек булуларын теләде. Шул ук вакытта Илдар Халиков нинди генә үрләргә ирешсәләр дә, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты булуларын һәрвакыт искә төшереп тору зарурлыгын искәртте.

Үз вакытында Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә шагыйрьләр Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Зөлфәт, Илдар Юзиев, Ренат Харис, Газинур Морат, композиторлар Рәшит Абдуллин, Мирсәет Яруллин, драматурглар Туфан Миңнуллин, Илгиз Зәйниев, җырчылар Римма Ибраһимова, Салават Фәтхетдинов, татар яшьләренең “Сәләт” республика иҗтимагый фонды, “Мәгариф” милли нәшрият директоры Мөдәррис Вәлиев, әдипләр Нәбирә Гыйматдинова, Зиннур Хөснияр һ.б. лаек булган.