Татар китабы йортында «Хәлбуки» лекцияләре башлана

Беренче лекция бөек француз инкыйлабының хокукый һәм икътисади аспектларына багышлана.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). 25 октябрьдә Казанда Татар китабы йортында «Хәлбуки» лекцияләре башлана. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашуда КФУның Юридик факультеты студенты, «Гыйлем» активисты Илназ Баһаутдинов Бөек француз инкыйлабының хокукый һәм икътисади аспектлары турында сөйләячәк.

Лекторий ахырында фикер алышу булачак.

Очрашу 17.00 сәгатьтә башлана.