Татарстанның халык артисткасы Алсу Сафина «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында катнаша

Чара 25 ноябрьдә Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). 25 ноябрьдә Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Мәскәү – Татарстан күпере» өченче Мәскәү яшьләр форумы узачак.

Традиция буенча яшьләр алдында безнең күренекле якташларыбыз чыгыш ясаячак. Шәхси тәҗрибәләренә таянып, спикерлар яшьләргә һөнәр сайлау буенча киңәшләр бирәчәк, уңышларының серләре белән бүлешәчәк.

Форумның концерт программасында Татарстанның халык артисткасы Алсу Сафина да катнашачак.