news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев туган телгә багышланган конференциядә катнашучыларны сәламләде

«Туган тел — тарихи хәтер һәм мәдәни мирас чыганагы» дип аталган бөтенроссия фәнни конференциясе Казанда 23-24 сентябрь көннәрендә катнаш форматта уза. Чара Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелә.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» рәисе Васил Шәйхразиев «Туган тел — тарихи хәтер һәм мәдәни мирас чыганагы» дип аталган бөтенроссия фәнни конференциясендә катнашучыларны, аны оештыручыларны һәм кунакларны сәламләде. Ул аның проблематикасының актуаль булуын әйтте.

«Дөнья бик тиз үзгәрә һәм безнең өчен тарихның билгеле бер мизгелләре, тарихи шәхесләр турындагы мәгълүматларның, документларның теркәлүе һәм дөрес архивлаштырылуы мөһим. Шулай иткәндә безнең оныкларыбыз киләчәктә дөрес мәгълүмат ала алачак», — диде ул пленар утырышта ясаган чыгышында.

Татарстан Республикасы вице-премьеры сүзләренчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге конференцияне үткәрү идеясен бик теләп хуплаган.

Шәйхразиев шулай ук әлеге конференциядә Төркия Президенты Администрациясе каршында эшләүче Дәүләт архивлары идарәсе җитәкчесе Угур Уналның булуы да Татарстан Республикасы өчен мәртәбәле һәм мөһим булуын искәртте. «Бу безнең өчен күңелле һәм җаваплы да», — диде ул. 

Үз чиратында Угур Унал Россия һәм Төркиядә архив эшенең үсеше ике ил галимнәре арасындагы хезмәттәшлеккә уңай йогынты ясавын һәм уртак нәтиҗәләргә килергә булышуын әйтте.

Угур Унал сүзләренчә, Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган илдә архив эшен үстерү юнәлешендә анык күрсәтмәләр бирә. 

Пандемия аркасында хәзерге катгый тыюлар булган шартларда да, Төркиядә яшәүчеләр паспорт мәгълүматларын күрсәтеп, өйдән торып архив документлары белән эшләү мөмкинлеге ала алганнар. 

Ул Төркия ягының Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне киләчәктә дә ныгытырга теләвен әйтте. «Без үзара хезмәттәшлекне алга таба үстерү өчен бар тырышлыкны куярга әзербез», — диде Угур Унал.

«Туган тел — тарихи хәтер һәм мәдәни мирас чыганагы» дип аталган бөтенроссия фәнни конференциясе Казанда 23-24 сентябрь көннәрендә катнаш форматта уза. Чара Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелә. Аны Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты оештыра.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100