Уссурийск шәһәре имам-хатыйбы: Ерак Көнчыгышка ислам динен татарлар алып килгән

Айдар хәзрәт Гарифуллин сүзләренчә, киләчәктә дә барлык милли оешмалар, мәхәлләләр килешеп, милләт һәм динебезне саклау һәм үстерү өчен берләшеп эшләргә тиеш.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Приморье краеның Уссурийск шәһәре имам-хатыйбы Айдар хәзрәт Гарифуллин Казанда Милләт җыенындагы чыгышында Ерак Көнчыгышка ислам динен татарлар алып килүен әйтте.

«Байкал, Чита, Амур, Хабаровск, Приморье, Сахалин, Магадан һәм Камчаткада мөселманнарның килеп чыгуы татарларның бу җирләргә күчеп утыруы белән бәйле. Башка төбәкләрдәге кебек татарлар Ерак Көнчыгышта да тарихыбызны танытуда, аны саклау һәм үстерүдә әйдәп баручы милләт булган. Ул бүген дә шулай», — диде ул.

Айдар хәзрәт Гарифуллин әйтүенчә, киләчәктә дә барлык милли оешмалар, мәхәлләләр килешеп, милләт һәм динебезне саклау һәм үстерү өчен берләшеп эшләргә тиеш.

«Ерак Көнчыгышның башкаласы, халык саны буенча иң зур шәһәр булып саналган Владивостокта әле дә мәчет юк. Ләкин мәчет төзү турында сүзләр бик күптәннән бара. Әлеге мәсьәләне хәл итәргә омтылабыз. Уссурийскта мәчет төзелгән, ләкин 10 ел буенча рәсми рәвештә теркәлергә рөхсәт ителми», — дип җиткерде ул.

Айдар хәзрәт ислам юлында һәр төбәкнең үз каһарманнары барлыгын искәртте. «Аларның исемнәрен халкыбызга кайтару — уртак бурычыбыз», — дип төгәлләде ул чыгышын.