Ульяновскида татар бизнесменнары «Өмет» газетасының тиражын арттыру турында сөйләште

Газетаның баш мөхәррире Исхак Хәлимов басманың бүгенге хәле белән таныштырды.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендә татар бизнесменнары белән «Өмет» газетасы хезмәткәрләре очрашты.

«Өмет» газетасының сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, газетаның баш мөхәррире Исхак Хәлимов басманың бүгенге хәле белән таныштырып үтте. Эшмәкәрләр белән «Өмет»леләр киләчәктә бергәләп газетаның тиражын арттыру турында килеште.