Төркиядә фәнни җыенда Габдрәшит Ибраһимның татар мәдрәсәләренә карашын анализладылар

Исмәгыйль Түркоглу чыгышын Габдрәшит Ибраһимның чорның матбугатында басылган мәкаләләренә таянып сөйләде. 

(Истанбул, 24 сентябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Истанбулның Мимар университеты галиме Исмәгыйль Түркоглу Төркиянең Анкара университеты һәм Үзбәкстанның Мирза Улугбәк исемендәге милли югары уку йорты оештырган халыкара симпозиумда Габдрәшит Ибраһимның татар мәктәп-мәдрәсәләренә карашы турында сөйләде.

Исмәгыйль Түркоглу чыгышын Габдрәшит Ибраһимның чорның матбугатында басылган мәкаләрендәге истәлекләренә таянып сөйләде. Доклад «Габдрәшит Ибраһимның Идел-Урал төбәгендәге мәдрәсә мохите: коручылар, иганәчеләр, урыны һәм структурасы, уку-укыту системасы, шәкертләргә караш» дип атала. 

Ул «Халыкара төркичелек тикшеренүләре, 2021 ел: төрки җәдитчелек» дип исемләнгән халыкара симпозиумда атаклы мәгърифәтченең мәдрәсәләрне оештыру, анда уку-укыту системасы белән бәйле фикерләрен шәрехләде, аның тәнкыйтьләре хакында мәгълүматлар ирештерде. 

«Габдрәшит Ибраһим имамнарны „халык каһарманы“ дип бәяләгән. Чөнки мөселман татарларның диннәрен саклап калуда аларның өлеше зур булуын белгән. Ләкин шул ук вакытта кайберләренең җитешсез якларын да телгә китергән. Сабын җитештерү секторының татарлар кулында булуын белдереп, кием-салымнарының чисталыгына игътибар бирергә өндәгән», — дип сөйләде Исмәгыйль Түркоглу.  

Галим Идел-Урал төбәгендәге мәдрәсә-мәктәпләрнең корылу максатлары, эшчәнлекләре, татар-башкорт халкының ул чордагы менталитеты, аларның хаҗ сәфәрләре турында тәфсилле аңлатмалар бирде. 

«Идел-Урал мөселманнары өчен хаҗ кыларга бару дини миссия үтәү генә булмаган. Хаҗ алар өчен хәбәр алу, хәбәрләшү чарасы, китап алыш-биреше урыны да булган. Башкалардан аермалы буларак, алар бүтән мөселман халыклары белән дә танышу, элемтә урнаштыру мөкинлекләре дә караганнар», — диде ул. 

Халыкара симпозиум 21-24 сентябрь көннәрендә зум платформасында онлайн үткәрелә. Ул төрки дөньяның җәдитче зыялылары истәлегенә һәм Үзбәкстан Республикасының төзелүенә 30 ел тулу хөрмәтенә багышланган, Анкара университеты Тел, тарих-география факультеты чордаш төрки телләр һәм дәбиятлары бүлеге һәм Мирза Улугбәк исемендәге университетның коммуникация факультеты Үзбәк теле һәм әдәбияты бүлеге тарафыннан оештырылган.