Ркаил Зәйдулла: Башкортларны арттыру татар санын киметү хисабына булырга тиеш түгел

«Ничек кенә авыр булмасын, күрше Башкортстанда татар халкын бүлгәләргә маташучы аерым бер төркемнәрнең эшчәнлегенә игътибар итми мөмкин түгел», — диде Татарстан парламенты депутаты.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла фикеренчә, башкортлар санын арттыру татар халкының санын киметү хисабына булырга тиеш түгел. Бу хакта ул Милләт җыены утырышында чыгыш ясады.

«Безнең милли бөтенлегебезгә бөтенләй көтелмәгән яктан һөҗүм итүчеләр дә бар. Ничек кенә авыр булмасын, күрше Башкортстанда татар халкын бүлгәләргә маташучы аерым бер төркемнәрнең эшчәнлегенә игътибар итми мөмкин түгел», — диде Ркаил Зәйдулла.

«Андагы кайбер… кем дияргә инде аларны? — кайнарбашлар — татар дигән халык юк, ул 1920 елда гына большевиклар тарафыннан барлыкка китерелгән ясалма милләт, дип лаф ора. Янәсе, Казан татарлары алар чукынмаган чуашлар, мишәрләр исә аерым халык, калганнары үз тамырларын оныткан башкортлар», — дип белдерде депутат.

Аның сүзләренчә, бер караганда, бернинди фәнни нигезе булмаган әлеге сүзләргә игътибар да итмәскә кирәктер. «Эт өрә, бүре йөри! — тик бит бу бәндәләр ниндидер фән кандидатлары, шул сафсата өчен эш хакы алалар. Коры энтузиазм белән генә алар берни дә майтара алмаслар иде, артларында административ ресурс торганы күренеп тора», — ди Ркаил Зәйдулла.

Ул татар телен башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дип игълан итү, янәсе диалект телендә республикакүләм диктантлар яздыру үзе үк күп нәрсә сөйли, дип саный.

«Татарларга сез фәлән кабиләдән чыккан, сез үзегезнең башкорт икәнегезне оныткансыз, дигән фикерне сеңдерү өчен „фәнни-гамәли“ конференцияләр оештырыла. Моңа район башлыклары, бюджетка бәйле хезмәткәрләр җәлеп ителә», — диде.

«Бер караганда, моның ише кешеләрнең теләге аңлашыла — алар башкорт халкының күләмен арттырырга тели. Артсыннар! Ләкин бит ул татар халкының санын киметү хисабына булырга тиеш түгел. Без тугандаш халыклар, һәм мин ышанам, безне беркем дә үзара ызгыштыра алмас. Бу юлы да без ике мөстәкыйль халык булып әлеге сынауларны җиңеп чыгарбыз», — дип ышанычын җиткерде Ркаил Зәйдулла.

  • Ркаил Зәйдулланың тулы чыгышы «Фикер» рубрикасында укып була.